news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее Белем көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә

Татарстан Милли музее Белем көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә
Фото: «Татар-информ»

ТР Милли музее 1 сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.

Совет заманындагы укучы формасы күргәзмәнең төп бизәге булачак. Кунаклар мәктәп парталары артына да утырып карый алачак, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

Күргәзмәне 29 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.

Шулай ук Белем көне хөрмәтенә «Беренче класс бәйрәме» интерактив программасы узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Программада тарихи лекцияләр, интерактив дәресләр, квиз һәм квест-уен булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot