news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее 8 Март хөрмәтенә ханымнар өчен бушлай бәйрәм программасы оештыра

Программа иртәнге 11.00 сәгатьтә ярминкә ачылуы белән башланачак, анда кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм декоратив эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее гүзәл затларны 8 март көнне «Минем өчен, яраткан...» дип исемләнгән бәйрәм программасында катнашырга чакыра. Көн дәвамында хатын-кызлар өчен керү бушлай булачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа иртәнге 11.00 сәгатьтә хатын-кызлар өчен ярминкә ачылуы белән башланачак, анда кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм декоратв эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

«Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе чүлмәк сәнгатенә, курчаклар ясау һәм башка күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Хатын-кызлар үзләрен «үрнәк хуҗабикә, сөйкемле модель һәм оста куллы ханым буларак» күрсәтә алачаклар», - диелә хәбәрдә.

11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан рәссамы Миля Нуруллина «Син-рәссам. Биредә һәм хәзер» сәнгать студиясендә мастер – класс үткәрәчәк. Сәгать 12дә квест-уены узачак. Анда катнашучылар үткәннәргә сәяхәт кыла һәм күп кенә конкурслар уза алачак.

13.00 сәгатьтә «Яз көйләре» автор җырлары концерты башлана: Фоат һәм Гүзәл Бакировлар тыңлаучылар белән позитив эмоцияләр һәм бәйрәм кәефе белән уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100