news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан милли музее 131нче туган көне уңаеннан бәйрәм программасы әзерли
Скопировать ссылку
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
5 апрельдә Татарстан милли музее 131нче туган көнен бәйрәм итә. Бу уңайдан бәйрәм программасы әзерләнә, дип хәбәр итте музей телеграм-каналында.
Программада түбәндәге чаралар планлаштырылган:
- 10:30-13:00 – «Татарстан мәдәният ресурс үзәге»ннән һәм Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы студентларыннан халык һөнәрләре буенча мастер-класслар белән иҗади остаханә;
- 10:00-11:00 – «Идел буе халыкларының язгы бәйрәмнәре» лекциясе. Лектор: Надежда Александрова, КФУның дин гыйлеме кафедрасы доценты;
- 11:00-12:00 – «Казан ханы Сәхибгәрәйнең ярлыгы» лекциясе. Лектор: Альфрид Бустанов, фәлсәфи фәннәр докторы, ТР Милли музее генераль директоры киңәшчесе;
- 11:00-12:00 – Андрей Лихачевның «Артефактлар эзләүчеләр» коллекциясе буенча квест-уен;.
- 12:00-12:45 – «Каюм. Беренче» лекциясе;
- 12:00-13:00 – «Бүләк итү көннәре» акциясен йомгаклау тантанасы;
- 13:00-14:00 – «Сирәк әйберләр кабинеты: Борынгы Мисыр һәм антик коллекцияләр» күргәзмәсен тәкъдим итү;
- 14:00-15:00 – «Казан әдәби киңлек буларак» лекция-дискуссиясе;
- 14:00-15:00 – «Мин музейда эшлим» интерактив экскурсиясе;
- 15.00-16.00 – урта гасырлар һәм модерн чоры костюмнары күрсәтеләчәк тарихи дефиле;
- 16:00-17:00 – «Җеп» күргәзмәсен ябу тантанасы;
- 17:30-18:00 – «Музейга бүләк» концерт программасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot