news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан милли музее “1 сентябрь – Музей һәм Мин” бәйрәменә чакыра

Белем көненә багышланган чарада экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар үтәчәк.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Татарстан милли музее 1 сентябрьдә Белем көненә багышлап “1 сентябрь – Музей һәм Мин” бәйрәмен уздыра. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу көнне музейда экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар үтәчәк. Шулай ук тарих яратучылар өчен тарихи квест, беренче сыйныфка баручылар өчен музей буйлап беренче сәяхәт оештырыла. Гаилә белән килүчеләрне дә квест-уен көтә. “Ел фасыллары” күргәзмәсе хайваннар дөньясы белән таныштырачак.

1 сентябрьдә укучыларга музейга керү түләүсез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100