news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә татар теленнән «Ярар» дигән түләүсез дәресләр башлана

15 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе KazanExpress маркетплейсы белән берлектә «Ярар» дип исемләнгән татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар башлый.

«Дәресләрдә катнашучылар көндәлек сүзләр өйрәнәчәк. Курс ахырында алар татарча сөйләшә һәм укый алачак. Төркемнәр татар телен укытуның башлангыч дәрәҗәсе буенча - башлап җибәрүчеләр һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләр төркеменә бүленә», - дип хәбәр итә Милли китапханә матбугат хезмәте.

Укулар атнага бер тапкыр, шимбә көнендә 1,5 сәгать дәвам итәчәк. Башлап җибәрүчеләр төркеме 11:00дә, дәвам итүчеләр өчен 13:00дә шөгыльләнә.

«Беренче ике очрашу – ачык дәрес форматында була, анда барлык курсны узарга теләүче 15 укучыдан төркем формалаштырылачак. Дәрес кысаларында сәламләү, танышу, саубуллашу, үзеңне тәкъдим итү, хобби, гаилә, алу-сату, гаилә пикнигы, һава торышын фаразлау, тышкы кыяфәт һәм мактау сүзләрен әйтү, мәхәббәт һәм дуслык кебек темалар өйрәнеләчәк, диелә хәбәрдә.

14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәр кеше курсларга языла ала, моның өчен сылтамага кереп гариза тутырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100