news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсендә татар театрының 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында татар театрының 120 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу – милли сәхнә сәнгате тарихында мөһим вакыйга, китапханә теләгән һәркемне татар драматургиясенең ничек барлыкка килүен һәм үсешен күзәтергә чакыра.

Экспозициядә китапханә фондларында сакланучы, татар театрының чыганаклары белән танышырга ярдәм итә торган уникаль материаллар: беренче татар пьесаларының, классикларның драма әсәрләренең сирәк басмалары һәм кулъязмалары, вакытлы матбугат һәм башка документлар тупланган.

Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot