Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә шигъри клэш оештырыла
5 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә шигъри клэш оештырылачак. Шигъри клэш – ул шагыйрьләр арасында үткәрелә торган командалы ярыш. Бу хакта ТР Милли китапханәсе хәбәр итте.
Мондый үзенчәлекле форматтагы ярышта авторлар үз шигырьләре белән чыгыш ясый, ә тамашачылар аларны бәяли. Шагыйрьләр парлап чыгыш ясый — һәр командадан берәр кеше. Аларның чыгышы вакыт регламенты белән чикләнә. Гомуми исәптә иң күп балл җыйган шагыйрьләрнең командасы җиңүче була.
Киләсе шимбәдә узачак ярышта ике команда очрашачак: «Казанский Поэтический Движ» һәм «Казанское Объединение Молодых Поэтов».
Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Фото: Татарстан Милли китапханәсе
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз