news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсендә Салих Сәйдәшев турында күргәзмә тәкъдим иттеләр

Татарстан Милли китапханәсендә Салих Сәйдәшев турында күргәзмә тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышына һәм иҗади мирасына багышланган «Без кабызган утлар» исемле күргәзмә эшли башлады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елның 3 декабрендә профессиональ татар музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тула. Әлеге датага багышлап, Милли китапханәнең татар һәм төбәк әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре китаплар, аның туганнары һәм мәдәният әһелләре истәлекләре тупланган альбомнар, сирәк биографик материаллар, шулай ук нота басмаларыннан торган экспозиция әзерләгән.

Салих Сәйдәшев халык татар композиторлары тәҗрибәсен һәм күп гасырлык музыкаль традицияләрне Европа композиторлык мәктәбе, фольклор һәм үз чорындагы заманча жанрлар белән берләштерә алды, һәм XX гасыр профессиональ милли сәнгатенең нигезен булдырды.

Аның хезмәт юлында төп урынны театр музыкасы алып тора. Драматурглар Кәрим Тинчурин, Фәтхи Борнаш һәм Таҗи Гыйззәт белән хезмәттәшлек итеп, ул 60 тан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш иҗат иткән, шулай ук «Башмагым», «Казан сөлгесе» һәм «Зәңгәр шәл» кебек музыкаль драма жанрындагы әсәрләр өстендә эшләгән.

Экспозиция студентларга, укытучыларга, музыка белгечләренә һәм музыка мәдәнияте белән кызыксынучыларга исәпләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot