news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә республика символлары турында фикер алышачаклар

ТР Милли китапханәсендә 9 ноябрьдә «Без Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саныйбыз һәм ни өчен?» дигән дискуссия узачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Экспертлар белән бергә шәһәрлеләр хәзерге Татарстанның символы дип нәрсәне санарга мөмкин, шулай ук аларны кем һәм ничек билгеләве турында фикер алышачак. Моннан тыш, катнашучылар локаль үзбилгеләнү турында сөйләшәчәкләр: аның белән ничек дөрес эшләргә, территорияләр үсешенә ул ничек тәэсир итә.

Спикерлар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров, төбәк тарихын өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин, архитектор-шәһәр төзүче Дарья Толовенкова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов һәм башкалар бар.

Кунакларны китапханәнең конференцияләр залында 19:00 сәгатьтә көтәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100