Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә Михаил Девятаевның тормышы турында сөйләячәкләр
Бүген, 19 май көнне, Татарстанның Милли китапханәсендә легендар очучы Михаил Девятаевның тормышы турындагы «Девятаев көндәлеге» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Үз эшен Советлар Союзы Герое улы Александр Девятаев тәкъдим итәчәк.
Китап очучы-истребитель улының Михаил Девятаев гаиләсе тормышының өч чоры: «батырлык чорына кадәр», «батырлык чоры» һәм «батырлык чорыннан соң» булган истәлекләренә нигезләнә. Александр Девятаев китапта әтисе тормышыннан әле беркайда да бастырылмаган эпизодларны тасвирлаган. «Девятаев көндәлеге» бу елның апрелендә Михаил Девятаев истәлеге фонды тарафыннан бастырылган.
Моннан тыш, килүчеләр әле легендар очучы исән чакта ук, 2002 елда төшерелгән «Тайны забытых побед. Догнать и уничтожить!» уникаль документаль фильмын карый алачак. Александр Девятаев фильмны төшерү тарихын сөйләячәк, шулай ук әтисе, аның исән чактагы омтылышлары һәм теләкләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Чара ахырында барлык катнашучылар Советлар Союзы Герое улына сораулар бирә алачак.
Чарага бушлай керергә була, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Башлану вакыты – 12:00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз