Татарстан Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак
ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе.
Кытай теле буенча беренче дәрес 5 февральдә узачак. Катнашучылар фонетика, төп сүзтезмәләр, тизәйткечләр һәм мемнар өйрәнәчәк.
Инглиз теле буенча киләсе мастер-класс 19 февральгә планлаштырылган. Дәрес дөньядагы иң яхшы һәм иң начар уйлап табуларга багышланачак.
Тел дәресләре сериясен корея теле буенча мастер-класс тәмамлый. Ул 26 февральдә узачак. Тыңлаучылар иероглифларны һәм сериалларны анализлаячак.
Мастер-классларга керү алдан теркәлү буенча башкарыла, дәресләр 16:00 сәгатьтә башланачак.