news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә Коръәннәрдән торган «Олуг китап» күргәзмәсе ачылды

Экспонатлар арасында Бакый Урманченың милкендә булган тәфсире, Финляндия татары Хәсән Хәмидулла ярдәме белән басылган Коръән бар.

Татарстан Милли китапханәсендә Коръәннәрдән торган «Олуг китап» күргәзмәсе ачылды
Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондының уникаль Коръәннәре, аларның тәфсирләре һәм хәзерге заман рәссамнары эшләреннән торган күргәзмә ачылды. «Олуг китап» күргәзмәсе 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов киләсе елда Коръәннең Казан басмасының 220 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте.

«Мөселман дөньясында беренче Коръән 1803 елда Казанда басылган һәм безнең китапханәдә беренче басма Коръәннәрнең берсе саклана. Ул 1804 елда басылган, 30 кисәкчәдән тора. Бу Коръән Совет чорында да – 1950 елларга кадәр кулланылган. Соңгы хуҗаларының берсе бу Коръәнне «хәтем кылдым» (укып бетердем) дип язган һәм ел саен кайчан укып бетергәнен теркәп барган», - диде ул.

Китапханәдә саклана торган кулъязмаларның берсе – Коръән тәфсире. Ильяс Мөстәкыймов Бакый Урманченың милкендә булган тәфсир белән таныштырды. «Бакый ага «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган булган. Ул госманлы-төрек телендә төзелгән тәфсирдәге аңлашылмаган сүзләрнең тәрҗемәләрен аерым кәгазьгә язган һәм бит араларына кыстырып куйган», - диде ул тәфсир турында.

Белгеч XX йөз башында Казанда мөселман китапханәсе булганлыгын, фондка китап мирас булып тапшырылганын әйтте. «Безгә башка юллар белән дә кергән китаплар бар. Мәсәлән, безнең хезмәткәрләр археографик экспедицияләргә чыга, халык арасында саклана торган иске кулъязмаларны җыя. Иске китапларны бүләк итүчеләр дә бар», - дип аңлатты ул.

«Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Коръән коллекциясе 1996 елда оеша башлый. Бүгенге көндә кулъязма һәм басма китапларның гарәп, рус, фарсы, башкорт, төрек, инглиз, француз, үзбәк, азәрбайҗан, казах һ.б. телләрендә 300дән артык төре бар», - диде Милли китапханәнең фәнни эшләр бүлегенең директор урынбасары Ирек Һадиев.

Агың әйтүенчә, коллекциядә Коръәнне тәрҗемә иткән Игнатий Крачковский, Гордий Саблуков, Рабит Батулла, Фәрид Сәлманов, Магомед-нури Османов, Валерия Порохова һ.б. һәм аңлатмалары урын алган. Ул Коръән коллекциясенең бүгенге көндә дә актив рәвештә тулылана баруын искәртте.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин экспонатлар белән таныштырды. Ул кунакларга Санкт-Петербург, Морокко типографияләрендә эшләнелгән кесә Коръәннәрен, Фатих Әмирханның дәү әтисе Хөсәен Әмирхан, Шәйхелислам Хәмиди, Мөхәммәтсадыйк бине Мәннанколыйның тәфсирләрен күрсәтте.

Шулай ук белгеч Финляндиядә 1943 елда Финляндия татары Хәсән Хәмидулла ярдәме белән басылган Коръәнне дә тәкъдим итте. «Ул Совет хәрби әсирләренә таратылыр өчен басылган булган», - диде ул.

«Күргәзмәнең бер өлеше кулъязмалар бүлеге тәкъдим иткән Коръәннәрдән торса, икенче өлешендә заманча сәнгать тәкъдим ителә. Коръән китапларында булган рәсемнәр, бизәкләр хәзерге заман рәссамнарын әсәр ясарга илһамландыра. Алар арасыннан безгә ошаганнарын сайлап, күрсәтергә булдык», - диде Татарстан Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100