Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә Китапханә көне билгеләп үтелә
Чәршәмбе, 27 май көнне, Татарстан Милли китапханәсендә Россия күләмендә Китапханә көненә багышланган чаралар үткәрелә. Кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби укулар, өстәл уеннары, музыкаль очрашулар һәм китапларны штрафсыз кайтару акциясе әзерләнә.
Программа төшке аш вакытында башлана. 12:00 сәгатьтә «Китапханәче белән кәһвә эчү: җәйге маҗаралар» оештырыла. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
15:00 сәгатьтә яшь кунаклар өчен «Тукай белән Казан буйлап сәяхәт» өстәл уены үткәрелә. Уенчыларга татар фольклоры персонажларының сорауларына җавап биреп, Габдулла Тукай белән бәйле урыннар буенча сәяхәт кылырга туры киләчәк. Чарада катнашу өчен теркәлү мөһим.
Кичен китапханәгә килүчеләрне интеллектуаль һәм мәдәни очрашулар көтә. Сәгать 17:00 дә шәхси китап җыелмалары феноменына һәм уку культурасына багышланган Вальтер Беньяминның «Үз китапханәңне туплап/Распаковывая свою библиотеку» эссесын уку һәм аның буенча фикер алышу чарасы уздырыла. Моның өчен теркәлергә кирәк.
Чәршәмбе киче ачык микрофон төрендәге «Атнага бер пластинка» музыкаль очрашуы белән тәмамлана. Иҗади кичә 19:00 сәгатьтә башлана. Журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов белән бергә кунаклар винил пластинка тыңлый, яраткан язмалары турында фикер алыша һәм үз пластинкалары белән уртаклаша ала. Катнашу өчен шулай ук теркәлергә кирәк.
Моннан тыш, көн дәвамында китапханәдә «Китапханә һөнәренең серләре», «Саклаучылар» һәм «Кешелек портреты» экскурсияләре уздырыла.
Программа буенча «Китап амнистиясе» дигән яңа акция оештырыла. Укучылар озак вакыт дәвамында китапханәгә тапшырмаган китапларын штрафларсыз һәм кисәтүләрсез кире кайтара ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Чара илкүләм «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» проектларының максатларына, бурычларына туры китереп үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз