news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсендә Илья Славутскийның иҗат кичәсе үткәрелә

Шимбә көнне, 17 октябрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илья Славутскийның иҗат кичәсе үткәрелә, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Очрашуда артист сәхнә арты тормышы, әһәмиятле спектакльләр турындагы хатирәләре белән уртаклашачак, актерлык осталыгында һәм режиссурада китапларның роле, шулай ук театр сәнгатенең ничек барлыкка килүе турында сөйләячәк. Кичә азагында кунаклар артистка сораулар бирә һәм аның белән шәхсән аралаша ала.

Илья Славутский – В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының әйдәп баручы осталарының берсе. Артистның бөтен тормышы театр эшчәнлеге белән бәйле. Театрда эшләгән елларында ул бик күп образлар тудыра. Тамашачы аны Фигаро, Остап Бендер, Глумов һәм Дон Жуан рольләре өчен аеруча үз итә.

Театр эшчәнлегеннән тыш, Илья Славутский «Кабаре «Вишневый сад» музыкаль проектының илһамчысы һәм сәнгать җитәкчесе булып тора.

Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.

Иҗади очрашу 17:00 сәгатьтә башлана һәм Пушкин урамы, 86 адресы буенча уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot