news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы тәкъдим ителә

9 июльдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» фәнни-популяр документаль фильмы презентациясе уза.

«Фильм тамашачыларга кайчандыр «бөек шәһәр» булган Биләр серен ача. Тарих буенча Кече Чирмешән елгасы үзәнендә Биләр киңлеге - күп гасырлык вакыйгаларны һәм традицияләрне бүгенге көнгә кадәр чагылдыра торган уникаль көч урыны ул», дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

«11:11 STUDIOS» командасы ел дәвамында фильм әзерләгән. Режиссеры Бай Хәйруллин. Проект Татарстан «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы» оешмасының фәнни консультацияләре ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Фильмны караганнан соң, аны төшерүчеләр белән фикер алышу булачак. Презентациягә фәнни консультантлар - археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин һәм археолог, тарих фәннәре кандидаты, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100