news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсендә «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе уза

Шимбә көнне, 18 апрельдә, Татарстан республикасы Милли китапханәсендә «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе уза. Әлеге чара быел Россиядә 15нче тапкыр «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» темасына багышлап уздырыла.

Программага көн дәвамында күргәзмәләр, стендап-шоу, китапларның аудио форматын әзерләү остаханәсе, иҗади очрашу һәм башка кызыклы чаралар кертелгән.

Бу көнне 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр классик залда «Татарстан – Россия халкының берләшү үзәге», универсаль залда «Без – юлдашлар: Россия милләтләре китаплары», классик залда «Бердәмлек ритмында. Россия милләтләре биюләре» китап күргәзмәләре эшли.

16:00 сәгатьтә музыкаль залда «Дөрес язу серләре клубы» очрашуында көтәчәкләр.

17:00 дә чит ил студентлары белән сорау-җавап форматында дусларча, җылы очрашу уздырыла. Кунаклар төрле чит ил телләрендә аралашачак.

Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханә матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot