Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә Әмирхан Еники әсәре буенча фикер алышканнар
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телендә «Фикерләшик» китап укучылар клубы очрашуы узды. Катнашучылар язучы Әмирхан Еникинең «Картлар» әсәре турында фикер алышты.
«Фикерләшик» китап укучылар клубы әдәбият сөючеләрне һәм татар телен өйрәнүчеләрне берләштерә. Очрашулар төрле татар әсәрләре турында фикерләшү форматында уза. Әлеге проект татар телен таныту һәм фикердәшләрнең аралашу мәйданын булдыру өчен юнәлдерелгән. Оештыручылар китап укучылар клубында узган очрашулар милли мирасны, мәдәниятне якынрак тоярга һәм автор күтәргән темалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә дип билгелиләр.
Клубның оештыручылары – китапханә хезмәткәрләре Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз