news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсенә чараларга көн саен 8 меңгә кадәр кеше килә

Бүген Татарстанда кешеләр театр, музей, күргәзмәләргә рәхәтләнеп йөри алсын өчен барлык кирәкле инфраструктура булдырылган. Һәм кешеләрнең үзаңында барлыкка килгән үзгәрешләр, шул исәптән «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә дә, мәдәни чараларга ихтыяҗны арттырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.

«Безнең Милли китапханәгә чараларга көненә 8 меңгә кадәр кеше килә. Китапханәгә көненә 8 мең кеше килүен күз алдына китерә аласызмы? Иң әз дигән көннәрдә — 2 мең. Әгәр дә дәүләтнеке булмаган институцияләр урнаштырылган лаеклы инфраструктура бар икән, бу <...> әйләнә-тирәлек эшләячәгенә дәлил дигән сүз. Ахыргы нәтиҗә — кыйммәтләр статусын күтәрү булачак», — дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген дәүләт мәдәнияткә үз мөнәсәбәтен күрсәтте, аны дәүләт өстен күргән илкүләм проект дәрәҗәсенә күтәрде. Аның фикеренчә, бу тагын бер тапкыр мәдәниятнең калдык принцибы буенча бәяләнгән өлкә түгел, ә икътисадның амбициоз үсеш алган өлкәсе булуын исбатлый. Аның сүзләренә караганда, кешеләр еш кына үрнәкне читтән эзлиләр, ләкин мәдәният бу чикләрне җимерергә тиеш.

«Илкүләм проектның төп миссиясе — Россиянең мөмкинлекләр иле булуын тагын бер кат искәртү. Тамырларга мөрәҗәгать итү — чын патриотизм өчен нигез», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot