news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итәчәк

2 апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда китап ярминкәсе, лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кергән, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте

11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр яшүсмерләр залында «Китаплар илендә хөррият» комикслар лабораториясе эшләячәк. Кунакларны комикс язу, бизәү һәм чыгару буенча интенсив көтә. Катнашу өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.

11:30 сәгатьтә универсаль залда «Субъектлар» иллюстрацияләре күргәзмәсе ачылачак, анда 2022 елда «Морс» халыкара китап иллюстрациясе фестивале җиңүчеләренең шорт-листын, шулай ук Татарстан һәм Бурятия катнашучыларының эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр күргәзмә залында заманча китап иллюстрациясе һәм визуаль әдәбият трендларына багышланган ачык очрашу узачак. Спикерлар – «Морс» фестивале директоры Анна Чефранова, рәссам Гүзәл Гарипова һәм иллюстратор, китап дизайнеры Соня Лигостаева.

12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр теләүчеләр балалар комикс-клубына бара алачак, анда «Вишенка көндәлекләре» француз комикслары турында фикер алышачаклар. Ә 13:30 сәгатьтә күргәзмә залында үзебезнең ил комиксларын тикшерүче һәм коллекционер Илья Сергеевтан «Безнең комикслар. ХХ гасыр. Совет комиксларының тарихы, авторлары һәм персонажлары» лекциясе башлана.

15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Француз комикслары китап клубында Аньес Мартен-Люганның «Бәхетле кешеләр китап укыйлар һәм кофе эчәләр» график романы турында фикер алышачаклар.

Шулай ук 1 апрельдә үк холлда төрле нәшриятлардан китап ярминкәсе ачылачак, ул 2 апрельгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Барлык чараларга да керү ирекле. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100