news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсе террасасында җәй белән хушлашу уңаеннан акустик концерт була

Татарстан Милли китапханәсе террасасында җәй белән хушлашу уңаеннан акустик концерт була
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстан Милли китапханәсе террасасында җәй белән хушлашу кичәсе узачак. Ике сәгатьлек «Город вслух» тере музыка концертында казанлылар һәм шәһәр кунаклары катнаша алачак. Бу хакта ТР Милли китапханәсе хәбәр итте.

Ачык һавада ике сәгать тере музыка тыңларга — җәйне бергәләп озатырга, кояш баю һәм сыйфатлы тавыш белән ләззәтләнергә, хопелес, Майкрайз, РЕБЛЕСС һәм KAMILLUNA кебек башкаручыларның автор җырларын һәм яраткан трекларны тыңларга чакырабыз, диелә хәбәрдә.

Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot