news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсе Муса Җәлил юбилеена экспозиция тәкъдим итте

Татарстан Милли китапханәсе Муса Җәлил юбилеена экспозиция тәкъдим итте

15 февральдә татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Юбилейга ТР Милли китапханәсенең классик уку залында татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Муса Җәлил: иҗат һәм батырлык» дигән китап экспозициясен әзерләделәр, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә шагыйрьнең татар, рус һәм башка телләрдәге әсәрләре, шулай ук аның тормышы, язмышы һәм әдәби мирасы турында сөйләүче басмалар һәм материаллар тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot