news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсе Михаил Захаровның фотокүргәзмәсен әзерли

Татарстанның Милли китапханәсе фотограф-репортер Михаил Захаровның «Удивительное рядом» дип исемләнгән күргәзмәсен әзерли. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, ул китапханәнең конференц-залыннан уң һәм сул як холлда урнашачак. Фотокүргәзмә 8 июльдә ачыла.

«Якынча 60 фотосурәт тәкъдим ителәчәк. Бер якта гадәти булмаган күренешләрнең кадрлары урнаштырылачак – мәсәлән, Казан Кремле өстендә төшереп алынган гало күренеше. Ә холлның икенче ягында портретлар була. Нигездә бу «Зиланткон» рольле уеннар фестивале катнашучыларының портретлары. Чөнки мин бервакыт рольле уеннар өчен формалаштырган «Другой мир» фотокүргәзмәсен нигез итеп алдым», – дип сөйләде фотограф мәгълүмат агентлыгына.

Бу Михаил Захаровның агымдагы ел башыннан оештырылган икенче шәхси күргәзмәсе булачак. Беренчесе Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә гыйнвар-февраль айларында узды. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм «Защитники» дип аталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot