Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли китапханәсендәге кулъязма китапларны интернетта укып була
«Бакый Урманче көндәлекләрен бик күп кешеләр укып, үзләренә ачыш ясады. Урта гасыр шагыйрьләренең моңарчы басылмаган шигырьләре дә бар», - диде Ирек Һадиев.
«Татар археографиясе» китаплар сериясендәге барлык китапларның тулы тексты Татарстан Милли электрон китапханәсендә уку өчен интернетка урнаштырылды.
«Хәзер урта гасыр шигъриятеннән Кәрим Тинчуринның билгелесез пьесаларына кадәр, халык фольклорыннан солдат хатларына кадәр, Бакый Урманче көндәлекләреннән татарлар тарихына кадәр интернет киңлекләрендә татар телендә тулы күләмдә укырга мөмкин», - диде «Татар-информ»га Милли китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев.
Аның әйтүенчә, проект моңа кадәр басылып чыкмаган, әдәбият тарихы өчен билгеле булмаган китаплар нигезендә әзерләнә. «Кайбер кулъязмалар белән берничә ел эшлибез. Без ел саен ике кулъязманы китап буларак чыгарып барачакбыз. Күләме ягыннан зур, аңлау өчен катлаулы әсәрләр әлегә чиратын көтә. Татар дөньясы, тарихы, мәдәнияте өчен әһәмиятле кулъязмалар бүгенге көн укучысына ирешәчәк», - ди ул.
Ирек Һадиев Казанда урнашкан кулъязма үзәкләр арасында әдәби-мәдәни ядкярләрне күчереп, хәзерге укучыга аңлаешлы итеп чыгару Милли китапханәдә яхшы дәрәҗәдә башкарылуын әйтте.
«Бу галимнәр өчен генә түгел, гади халык өчен дә эшләнелә. Мәсәлән, Бакый Урманче көндәлекләрен бик күп кешеләр укып, үзләренә ачыш ясады. Урта гасыр шагыйрьләренең моңарчы басылмаган шигырьләре дә бар. Текстлар гади, аңлаешлы, татар телендә язылган. Китап киштәдә генә ятмый, җәмәгатьчелеккә дә тарала», - диде белгеч.
Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин электрон форматта китап укуның популяр булуын әйтте. «Мәсәлән, ЛитРес сайтыннан китап укып була, аена якынча 800 китап укыла. Бу бик зур сан, димәк интернет аша китап тарату бик мөһим юнәлеш, китап онлайн форматка чыкса, укучылары, һичшиксез, булачак. Безнең электрон китапханәдә «Коллекцияләр» бүлегендә урнаштырылган китапларны да ачып укыйлар, былтыр сайтның әлеге сәхифәсенә 18000 тапкыр кергәннәр», - диде ул.
- Сериянең барлык китапларын шушы сылтамадан кереп укып була.
«Татар археографиясе» китаплар сериясе 2008 елдан нәшер ителә, анда Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган татар телендә әдәби, тарихи, документаль һәм башка хатлар һәм истәлекләр бастырыла. Проектның авторы — филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог Раиф Мәрдәнов.
Интернетка урнаштырылган кулъязма китапларның исемлеге:
- «Мәрданов Р.: Мәүла Колый поэмалары», 2008
- «Түләк китабы: дастан», 2008
- «Кыйссаи Йосыф» поэмасының Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган кулъязмаларына тасвирламалар», 2009
- «Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы: әсәрнең Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган кулъязмалары», 2009
- «Китапларда милләт язмышлары», 2010
- «[Мөхәммәтәмин]: Кыйссаи Мансур», 2010
- «Фәезханов Х.: Кыскача татар тарихы», 2011
- «Сәяхәтнамәләр», 2011
- «Шанхай төрк-татар мәдәният җәмгыяте», 2012
- «Кыз хикәяте», 2012
- «Сөрген хатлары», 2013
- «Гәүһәр Болгарга килдем...: тарихи бәетләр», 2013
- «Без плиндә ятабыз читлектәге кош кебек...»: беренче бөтендөнья сугышы бәетләре», 2014
- «Гали авылы тарихы», 2014
- «Тинчурин К.: Каракүз; Нәни абый: пьесалар», 2015
- «Тинчурин К.: Чит илләрдә: хыялый комедия», 2015
- «[Мөхәммәтәмин]: Гыйлем хакка илтер», 2016
- «Сугыш һәм солдат бәетләре», 2016
- «Дастане җайә (Мәликә китабы)», 2017
- «Матрос Әхмәдулла дәфтәре: 1898-1906 еллар», 2017
- «Алдым каләм, яздым сәлам...: [хатлар] », 2018
- «Солдат Ярулла дәфтәре: бәетләр һәм мөнәҗәтләр», 1905-1906 еллар, 2018
- «Чыңгызнамә»: тарихи дастаннар», 2018
- «Халык җырлары: XVII - XX гасырлар», 2019
- «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына», 2020
- «Бакый Урманче көндәлекләре: 1965-1976 еллар», 2020
- «Шигъри ядкярләр: XII-XIX гасырлар», 2021
- «Шәҗәрәләр», 2021
- «Утызынчы елларда... : халык тормышының фаҗигале сәхифәләре», 2022
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз