Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсе «Фикерләшик» клубы очрашуына чакыра
27 августта 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә «Фикерләшик» клубының алдагы очрашуы була. Бу юлы катнашучылар язучы Кәрим Караның «Күңел күзе» хикәясе турында сөйләшәчәк. Бу хакта ТР Милли китапханәсе хәбәр итте.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, кичәнең төп темасы – ана белән кыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, шулай ук буыннар бәйләнеше һәм гаилә кыйммәтләре. Клубта катнашучылар әсәрдәге төп геройларның язмышына бәя биреп кенә калмыйча, үз тормыш тәҗрибәләре белән дә уртаклаша алачак.
«Фикерләшик» клубы – заманча әдәбият белән кызыксынучылар, үз фикерен ачык белдерергә һәм яңа дуслар табарга теләүчеләр өчен үзенчәлекле татарча аралашу мәйданчыгы.
Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз