news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыя

ТР Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыюны игълан итте. Ирекле ярдәмчеләргә террасада чаралар оештыру һәм социаль челтәрләрдә китапханә аккаунтлары өчен контент булдыру белән ярдәм итәргә туры киләчәк.

Волонтерлар мәдәни учреждениедә эшләү тәҗрибәсен алачак, фикердәшләре белән танышачак, үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра алачак. Моннан тыш, аларның китапханәдә үткәрелә торган чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Төп таләп – волонтерлар 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Китапханә волонтерлык хәрәкәтенә кушылу өчен, чатка сылтама буенча керергә кирәк. Анда гомуми җыелыш турында мәгълүмат бастырылача.

news_right_1
news_right_2
news_bot