Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсе 8-11 майга чаралар программасын игълан итте
ТР Милли китапханәсе май бәйрәмнәренә, 8-11 майга, чаралар программасын игълан итте. Кунаклар квестларда катнаша, күргәзмәләр һәм лекцияләрдә була, шулай ук сугыш еллары музыкасын тыңлый алачак.
Бәйрәмнәрнең беренче көнендә, 8 майда, 16:00 сәгатьтә Милли китапханәнең конференцияләр залында чит ил студентларының «Җиңү җыры: Тынычлык тавышы» музыкаль кичәсе уза.
9 майда көн дәвамында 1 каттагы холлда Милли китапханә фондында сакланган сугыш еллары музыкасы яздырылган пластинкалар уйнаячак. 13:00 сәгатьтә «Без җиңү турында китаплардан белдек» дип аталган әдәби квиз уза. Квиз 10 майда да шул вакытта үткәреләчәк.
Шулай ук 10 майда 14:00 сәгатьтә балалар залында Бөек Ватан сугышы темасына «ПроЧти Победу» дип аталган квиз-лото була. Аннан соң 15:00 сәгатьтә балалар өчен диверсантны фаш итү һәм Рихард Зоргедан юлламаны расшифровкалау квесты узачак.
11 майда 14:00 сәгатьтә конференцияләр залында Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ил тарихы һәм архив белеме кафедрасы доценты Артем Крестьянинов Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның Советлар Союзы территориясендә тынычлыкка һәм кешелеккә каршы җинаятьләре темасына 2 сәгатьлек лекция укыйчак.
Шулай ук китапханәдә тематик күргәзмәләр узачак. Тулырак ТР Милли китапханәсе сайтында белергә була.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз