Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли китапханәсендә җәйге терраса ачыла
Китапханәгә килүчеләр өчен яңа киңлектә лекцияләр, интерактивлар, концертлар, импровизацион перформанс һәм буккросинг кебек чаралар оештырылачак.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Милли китапханәсе укучылар өчен җәйге терраса ача, ул пыяладан эшләнгән янкорма түбәсендә урнашкан. ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Без китапханәгә килүчеләр өчен җәй дәвамында кызыклы программалар оештырырга ниятлибез. Интерактивларда катнашучылар шәһәрдә кояш баюын күреп, шул күренеш белән хозурлана алсын өчен кичке вакытны махсус сайладык», - диде Яруллин.
Ачылышның беренче һәм икенче көннәрендә китапханәгә килүчеләр өчен яңа киңлектә лекцияләр, интерактивлар, концертлар, импровизацион перформанс һәм буккросинг кебек чаралар оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз