news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан милли китапханәсендә Октябрь революциясенең 100 еллыгына күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә “Родина”, “Эхо веков”, “Огонек”, “Историк”, “Исторический архив”, “Новая и новейшая история” һәм башка журналлар куелган.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ").1нән 30 ноябрьгә кадәр Татарстан милли китапханәсендә Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан “Бердәмлектә – көч” циклыннан "Россиянең хәрби дан көннәре” күргәзмәсе эшлиячәк. Бу хакта Татарстан милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә “Родина”, “Эхо веков”, “Огонек”, “Историк”, “Исторический архив”, “Новая и новейшая история” һәм башка журналлары һәм “Советская Татария”, “Социалистик Татарстан”, “Комсомолец Татарии” газеталары куелган. Басмаларда 1917 ел вакыйгалары, революциядә В.Ленинның шәхес буларак роле, Октябрь бәйрәме булдырылу вакыйгалары чагылдырылган.

Күргәзмәнең бер бүлеге Казан губернасы газета, журналларына багышланган.

Кызыклы вакыйгаларны “Земская неделя” (1917–1918 еллар), “Искра” (1917 ел), “Четыре года советской власти” (1921 ел) һәм башка басмалардан табарга була.

Күргәзмәдә басма раритетлар һәм совет чорыннан сакланып калган революция юлбашчысы бюсты янында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100