Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсендә Минтимер Шәймиевкә багышланган китап күргәзмәсе эшли
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хезмәт һәм тормыш юлын яктырткан күргәзмә китапханәчеләрнең аңа булган ихтирамын чагылдыра.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлап, "Без белгән һәм белмәгән Шәймиев" исемле китап күргәзмәсе эшли. "Күргәзмә китап укучылар арасында зур кызыксыну уятты һәм милләттәшләребезгә талантлы шәхеснең татар милләтеннән булуы белән тагын да ныграк горурланырга, аны яхшырак белергә, аның үрнәгендә яшәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз", – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Абруйлы сәясәтчене котлап, Милли китапханә коллективы Минтимер Шәймиевкә тәбрикләү хаты җибәргән. Минтимер Шәймиевнең хезмәт һәм тормыш юлын яктырткан күргәзмә дә китапханәчеләрнең ихтирамын чагылдыра.
Экспозициядә беренче Президентның эшчәнлеген тасвирлаучы күп санлы материаллар тупланган. Аның турында язылган китаплар, фотоальбомнар, вакытлы матбугат битләрендә басылган язмалар – барысы да зур тормыш юлы узган, җаваплы урыннарда эшләгән шәхеснең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә.
Күргәзмә белән гыйнвар ахырына кадәр танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз