news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә фәнгә багышланган күргәзмә эшли

“Искиткеч ачышлар турында” дип аталган экспозиция Бөтендөнья фән көненә багышлана.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ноябрь ае дәвамында «Искиткеч ачышлар турында» дип аталган экспозиция эшли. Бу хакта Милли китапханәнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
 
Күргәзмәдә төрле елларда нәшер ителгән, Татарстан Милли китапханәсе фондларында сакланучы фәнгә багышланган китаплар урын алган. Проект 10  ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья фән көненә багышлана.
“Хәзерге заман – зур фәнни-техник ачышлар, шул ачышларны тормышта куллану заманы. 2002 нче елда ЮНЕСКО тәкъдиме буенча беренче тапкыр Бөтендөнья фән көне билгеләнеп узды. Аның максаты – фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Күргәзмә Россиядә һәм чит илләрдә фәннең барлыкка килүенә һәм үсешенә багышланган. Экспозициядә шулай ук физика, медицина, химия өлкәләрендә кабатланмас ачышларны яктырткан  монографияләр, библиографик белешмәләр, энциклопедияләр урын алды”, - дип яза проект авторлары.
 
Табигатьнең яшерен серләрен ачкан Нобель премиясе лауреатлары турында да биредә кызыклы мәгълүмат табарга мөмкин. М.Ломоносов, Д.Менделев, К.Циолковский, Л.Ландау кебек күренекле галимнәр илебезнең көч-куәтен арттыруга саллы өлешләрен керткәннәр. Аларның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турындагы китаплар укучыларда зур кызыксыну уята.
 
Күргәзмәнең медицина фәненә багышланган бүлегендә танылган галим вакцинолог Шарль Мерье язган автобиографик хезмәтләр игътибарны җәлеп итә. Кеше баш миенең чиксез мөмкинлекләре турында китаплар да күргәзмәдә зур урын алып тора.
 
Экспозициядә диңгез-океаннар гизүчеләр, географик ачышлар белән фән тарихына кереп калган сәяхәтчеләр турында материаллар да шактый күп. Әлеге күргәзмәдә Казан төбәгендәге һәм Татарстандагы фән үсешенә зур өлеш керткән галимнәрдән Н.Лобачевский, А.Бутлеров, С.Зимницкий, Б.Арбузовларның фәнни эшчәнлегенә багышланган китаплар белән дә танышу мөмкинлеге бар.
 
 Бүгенге Татарстанны Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләреннән берсе дип санарга була. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, “Иннополис” шәһәре, “Химград” технополисы кебек масштаблы проектлар республиканың фәнни үсешен билгели. Күргәзмәдәге китаплардан, вакытлы матбугаттагы мәкаләләрдән бу проектлар турында укып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100