news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсендә “Ел китабы” лауреатлары бүләкләнде

"Ел китабы" конкурсында Татарстанда басылган 381 китап катнашкан.

Татарстан Милли китапханәсендә “Ел китабы” лауреатлары бүләкләнде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан китапханәчеләре күзәтүләре буенча 2016 елда иң күп укылган китаплар – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәбирә Гыйматдинова, Габдрахман Әпсәләмовның рус теленә тәрҗемәләре, Әзһәр Шакиров истәлекләре һәм Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” җыентыклары. Бүген Татарстан Милли китапханәсендә 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Ел китабы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге тантаналы чарада “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

"Ел китабы" республика конкурсы язучылар өчен Татарстандагы иң дәрәҗәле конкурс, чөнки аның бәяләүчеләре республиканың 1510 китапханәсе һәм аларга йөрүче 2 миллионнан артык китап укучы”, - дип башлады сүзен 32 ел элек әлеге конкурсны башлап халык шагыйре, Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев. - Безгә бу конкурсны үткәрү өстән кушылмады. Без аны 32 ел дәвамында үзебез үткәреп киләбез. Бу конкурс белән хәзер укучылар кимеде дигән фикергә каршы киләбез. “Бүгенге китапларны укучылар бармы?” дигән сорау еш куела. Без бу конкурс нәтиҗәләре белән китапның укылуын дәлилибез. “Ел китабы” – конкурсы иң уникаль конкурсларның берсе, дәрәҗәле җәмәгатьчелек конкурсы, халык конкурсы". Озак еллар Татарстан Милли китапханәсен җитәкләгән күренекле шагыйрь үз чыгышында бүген Космонавтика көне булуын искәртеп, иҗат кешеләрен “күктә очып йөрүчеләр” дип атады.

"Ел китабы" республика конкурсы Татарстан Милли китапханәсенең уку залында үтте. Җиңүчеләр алты номинация буенча бүләкләнде. Лауреатларны Разил Вәлиев, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, Конкурсның жюри рәисе Гәрәй Рәхим, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады.

Илдар Миргалимов матбугат белән әдәбият әһелләрен бер юнәлештә эшләүче, бер миссияне башкаручы фикердәшләр, хәтта көрәштәшләр дип билгеләп үтте. Илдар Сәгъдәтшин һәр китапның үз укучысы булуын һәм аларның тагын да артуын теләде. Данил Салихов китапханәне язучы белән укучы арасындагы күпер булуын билгеләп үтте. “Китапханәбез һәрвакыт ныклы булсын, аның баганаларын яшьләр алыштырып торсын, шулвакытта безнең милләтебез яшәр. Шушы күперебезне шартлатабыз икән, безнең биредә утыруыбызның кирәге булмас”, - диде ул һәм әлеге конкурсны оештыру эшендә катнашкан һәр кешегә Язучылар берлегеннән рәхмәтен җиткерде.

Мәгълүмат өчен. Конкурста 381 китап катнашты, шуларның 51е - чәчмә әсәр (проза), 75е - тезмә әсәр (шигърият), 44е - балалар әдәбиты, 49ы - рус телендә чыккан матур әдәбият. 70е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Оештыручылар - Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Милли китапханәсе.

Тантаналы кичәне Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов алып барды. Бәйрәмнең музыкаль өлешенә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән гармунчы Рөстәм Рәхмәтуллин чакырылган иде.

Чәчмә әсәрләр:
1нче урын - Нәбирә Гыйматдинованың «Сөйлим, тыңла...»;
2нче урын - Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар»;
3нче урын Сәйдә Зыялының «Яралы кош авазы» китапларына бирелде.
Камил Кәримовнең «Игезәкләр йолдызлыгы», Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:
1нче урын - Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре-Моабитские тетради»;
2нче урын - Роберт Миңнуллинның «Монда без дә бар әле!»;
3нче урын - Клара Булатованың «Гасыр белән гасыр арасында».
Рәмис Аймәтнең «Бозлы җилкәннәр», Рәдиф Гаташның «Ихласнамә» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:
1нче урын - Габдулла Тукайның «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;
2нче урын - Лиана Әмирханованың «Китап яратучы малай»;
3нче урын - Йолдызның «Аппак белән Шапшак-Аппак и Шапшак».
Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1нче урын - Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы»;
2нче урын - Әхәт Мушинскийның «Черный индюк, красные штаны... Кара күркә, кызыл ыштан...»;
3нче урын - Рафис Корбанның «Куда уходит ночь?».
Рөстәм Кутуйның «Сердитый трамвай», Борис Вайнерның «О дырках в зонтике и о других важных вещах» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1нче урынга - Әзһәр Шакировның «Язмыш»;
2нче урынга - Индус Таһировның «Без тарихта эзлебез»;
3нче урынга Алла Сальникова белән Диләрә Галиуллинаның «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе=Татарская «Алифба»: история и современность» китаплары чыкты.
Альберт Гаделнең «Фокуслар энциклопедиясе», Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр. Т.4» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1нче урынны - Юныс Әхмәтҗановның «Татарские национальные блюда»;
2нче урынны - Роман Почекаевның «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;
3нче урынны - Фәндас Сафиуллинның «За свободу и равноправие» китаплары алды.
Нияз Халитнең «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Мәгълүмат өчен. Конкурста 381 китап катнашты, шуларның 51е - чәчмә әсәрләр (проза), 75е - тезмә әсәрләр (шигърият), 44е - балалар әдәбиТы, 49ы - рус телендә чыккан матур әдәбият. 70е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Оештыручылар - Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Милли китапханәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100