news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсе «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеген яңарткан

«Нәкый Исәнбәт» дип исемләнгән электрон биобиблиографик белешмәлек 2014 елда төзелгән иде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли китапханәсе сайтында «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеге тулыландырылган. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 нче елда, күренекле әдипнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Нәкый Исәнбәт» дип исемләнгән электрон биобиблиографик белешмәлек төзелгән.

Белешмәлектә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, әдипнең әсәрләре, фотоархив, сценарийлар, презентацияләр, методик кулланмалар, аңа багышланган шигырьләр тупланган. Электрон белешмәлекнең «Библиография» бүлегендә Нәкый Исәнбәтнең китаплары, аның турындагы басмалар, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелгән.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелгән. Белешмәлекнең татар телендәге һәм рус телендәге версияләрен уртак структура берләштерә, әмма бүлекләр эчендәге материаллар бер-берсен кабатламый.

Быел китапханә «Нәкый Исәнбәт» электрон белешмәлеген яңарткан: «Видеоматериаллар» бүлеге өстәлгән, соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар һәм шул еллар эчендәге яңа библиографик чыганаклар өстәлгән, диелә хәбәрдә.

  • Нәкый Исәнбәт (1899-1992) − татар әдәбияты классигы, язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, ТАССР ның һәм РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100