news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли банкында - яңа җитәкче

ТР Милли банкын 20 елдан артык җитәкләгән Евгений Богачев отставкага чыкты

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Милли банкы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде.

Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский һәм башкалар катнашты. ТР Милли банкын 20 елдан артык җитәкләгән Евгений Богачев отставкага чыкты. Аны бу урында бүгенге көнгә кадәр ТР икътисад министры вазифасын биләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов алыштырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтовны Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - ТР Милли банкы идарәчесе итеп билгеләү турындагы боерыкны коллектив каршында Георгий Лунтовский укыды. Ул шулай ул ТР Милли банкы җитәкчесенең Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп тә билгеләнүе беренче тапкыр булуын аныклап узды. Георгий Лунтовский сүзләренчә, бу Татарстан Республикасы кебек төбәккә җитди караш турында сөйли. Бүген Татарстан банк секторын үстерү буенча илдә өченче урынны били, дип билгеләп үтте ул. Татарстан башка федерация субъектларыннан аерылып тора, диде  Георгий Лунтовский. Соңгы 20 ел эчендә ТР Милли банкы системасында бернинди киеренкелекләр дә булмаган. Аның сүзләренчә, бу - республика җитәкчеләре һәм ТР Милли банкы җитәкчеләре казанышы.

Георгий Лунтовский Евгений Богачевка банк эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде - «Росся Банкында фидакарь хезмәте өчен» мактаулы билгесе белән бүләкләде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Евгений Богачевның банк эшендәге казанышларын,  республика икътисады үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Евгений Богачев – иң ихтирамга лаек җитәкчеләребезнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, нәрсә эшләсә дә ул үз-үзен кызганмыйча эшли һәм югары дәрәҗәдә башкара. Банкның һәр хезмәткәре аның турында җылы сүзләр әйтә ала, диде Татарстан Республикасы Президенты һәм Евгений Богачевка сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Евгений Богачевка ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Милли банкына куелган бурычлар үтәләчәк, дип ышаныч белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100