news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче

Моңа кадәр Марат Шәрифуллин идарәче урынбасары, соңыннан ТР Милли Банкы башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы булган.

Татарстан Милли Банкында - яңа идарәче
Михаил Захаров

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Марат Шәрифуллин Татарстан Милли Банкына яңа идарәче итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр Россия банкында.

«Россия Банкы рәисенең 2017 елның 8 декабрендәге боерыгы нигезендә, Шәрифуллин Марат Дамир улы РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли Банкы бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде», - диелә регулятор хәбәрендә.

Моңа кадәр Марат Шәрифуллин идарәче урынбасары, соңыннан ТР Милли Банкы башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы булып эшләгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot