Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли банкы: республиканың ипотека базары 2016 елда активлыгын арттырды
Былтыр торак алуга гыйнвар-ноябрь айларында 42,5 миллиард сумга 31,5 мең ипотека кредиты бирелгән.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Илдар Әюпов). 2016 елда ипотека базары активлыгы 2015 елдагыдан өчтән бергә артты, ә торак кредитлары буенча ставкалар уртача 1 процентка кимеде, дип хәбәр итте Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте.
“Татарстан буенча торак алуга 2016 елда гыйнвардан башлап ноябрь беткәнче 42,5 миллиард сумга 31,5 мең ипотека кредиты бирелде. Бу 2015 елның шушы ук айларындагыдан 34 процентка күбрәк. 2016 елның 1 декабренә ипотека заемчылары бурычы 109,3 миллиард сум булды. Ипотека торак кредиты буенча процент ставкасы 2016 елның гыйнварыннан ноябренәчә уртача 12,6 процент тәшкил итте, ә 2015 елның шушы ук вакытында югарырак – 13,79 процент иде”, – дип хәбәр итте Татарстан Милли банкы матбугат хезмәте.
Ипотеканы субсидияләү программасы 2015 елның мартында гамәлгә кертелүен искәртик. Бу, 2014 елның декабрендә төп ставканы арттыру сәбәпле, кредитлар буенча ставкалар 17 процентка җитеп кискен артканнан соң, гражданнарга торак алуда ярдәм итү өчен эшләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз