news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли банкы: Июльдә республикада азык-төлек бәяләре төште

Татарстанда еллык инфляция ил буенча уртачадан түбәнрәк.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Июльдә Татарстанда азык-төлек бәяләре ел дәвамында 0,1 процентка төшкән. Шул ук вакытта Россия буенча бу чорда азык-төлек бәяләре 0,5 процентка арктан, ә инфляция күрсәткече 2,5 процент тәшкил иткән. Бу турыда журналистларга республиканың Милли банкында хәбәр иттеләр.

Макарон һәм бөртекле эшләнмәләр бәяләре 2017 елның июленә караганда 9,7 процентка, шикәр 11,1 процентка кимегән. Кыяр 17,7 процентка, бәрәңге 22,7 процентка, помидор 32 процентка, карабодай 40 процентка диярлек арзанайган.

«Бәяләр төшүгә, һава шартлары тискәре тору һәм уңыш соң өлгерү сәбәпле, узган елның июлендә яшелчә продукциясенә бәяләр арттырылу сәбәп булган. Узган ел белән чагыштырганда, икмәк һәм күмәч эшләнмәләре, майлы эремчек һәм зарарсызландырылган сөт бәяләре үзгәрешсез калган диярлек», — дип ачыклык керттеләр Милли банк матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта агымдагы елның июлендә башка товарларның бәясе 3,6 процентка арткан. Бигрәк тә мотор ягулыгы һәм табак эшләнмәләренең бәяләре сизелерлек арткан. Ә мебель, электр товарлары һәм башка көнкүреш приборлары ел дәвамында 2 проценттан да артмаган. Татарстанда планшет (4,2 процентка) һәм смартфоннарга (6,3 процентка) бәя төшү дәвам итә.

Хезмәтләр бәяләренә караганда, алар ел дәвамында 2,7 процентка арткан.

«Узган елның июле белән чагыштырганда, медицина хезмәтләре бәяләре 5,9 процентка, туристлык хезмәтләре 3,7 процентка, пассажир транспорты хезмәтләре 3,3 процентка арткан. Шул ук вакытта халыкка бирелә торган кредит ставкалары 12,2 процентка кадәр кимегән», — диделәр Татарстан Милли банкында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100