news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан милли ат традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды

Татарстан милли ат традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Мәскәүдәге милли ат традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды. Элегрәк Теләче районының С.Ш. Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы айгыры Байкал Сабантуйларда шәһәр һәм район ат чабышларында чыгыш ясаган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татар токымлы айгыр Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Кремль атта йөрү мәктәбенең демонстрацияле ат абзарында һәм ат театрында күрсәтеләчәк. Абзарда милли токымлы атлар тотыла. Атка көндәлек күнегүләр, трюклар һәм төрле командалар өйрәтеләчәк», - дип билгеләделәр министрлыкта.

Милли ат традицияләре үзәгендә Россиянең мәдәни мирасын һәм ат казанышларын күрсәтү һәм саклау өчен спорт, ял итү-күңел ачу, мәгариф һәм тармак чаралары үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot