news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан милиционерлары Төньяк Кавказга чираттагы командировкага китте
Эчке эшләр органнары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнүдәге милиция отряды хезмәткәрләре ярты елга Төньяк Кавказ төбәгенә китте
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, “Татар–информ”). Бүген эчке эшләр органнары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус билгеләнүдәге милиция отряды хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы органнары һәм бүлекчәләренең вакытлы оператив төркеме составында ярты елга Төньяк Кавказ төбәгенә юл тотты.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мемориаль–культ комплексы янына аларны озатырга ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, министрлык җитәкчеләре, ТР Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнарының сугыш хәрәкәтләре ветераннары берләшмәсе рәисе Михаил Основ, руханилар һәм милиционерларның гаиләләре килгән иде.
“Безнең милиционерлар 2001 елдан бирле Төньяк Кавказ төбәгендә үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын үти. Узган еллар күрсәткәнчә, куелган барлык бурычлар да иң югары дәрәҗә үтәлде һәм үтәлә”, – дип ассызыклады Ренат Тимерҗанов. Ул милиционерларга уңышлар, сәламәтлек, хәерле юл һәм исән–имин әйләнеп кайтуларын теләп калды.
Шуннан соң милиционерлар үзләренең туганнары белән хушлашты һәм ерак юлга кузгалды. Командировка ярты ел дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2