news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан милиционерлары мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә

Милиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында балалар травматизмын кисәтү һәм шәхси әйберләрнең сакланышына багышланган әңгәмәләр үткәрде

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Уку елы башлану уңаеннан Татарстан милиционерлары мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. 25 августта Биектау Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Костер” балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә булды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Милиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында балалар травматизмын кисәтү һәм шәхси әйберләрнең сакланышына багышланган әңгәмәләр үткәрде. Алар балаларга мәктәптә һәм урамда кәрәзле телефоннарны куллану буенча үз киңәшләрен бирде.
Лекция тәмамланганнан соң мәктәп укучыларының милиция эшен ни дәрәҗәдә белүләренә багышланган конкурс узды. Балалар, инспекторларны гаҗәпкә калдырып, барлык сорауларга да җавап бирде. Үзеңне чын милиционер итеп тою һәм хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьләрне ачу өчен актив кулланыла торган “Фоторобот” программасы белән эшләү балалар өчен очрашуның иң онытылмас мизгеле булды. Алар уен формасында үзләренә тәкъдим ителгән фотосурәтләр буенча кешеләрнең портретларын төзеде.
Очрашу тәмамланганнан соң инспекторлар конкурсларда катнашучыларның иң активларына бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot