news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мигрантлар саны буенча илдә өченче урынны алды

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан республикада яшәүче чит ил гражданнары саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник сөйләде.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан республикага килүче чит ил гражданнары саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән соң 3 нче урынны алды», – дип сөйләде Денис Дзьоник.

Агымдагы елда Татарстанга 43 меңнән артык чит ил гражданы күчеп килгән. Чит ил кешеләренең төп өлеше эшкә урнашу яки укыту максаты белән килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot