news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мигрантлар агымы буенча лидерлар исемлегенә керде

Россиядәге миграция процесслары эшче көчләр белән тәэмин ителгәнлек өлкәсендә төбәкләрнең сизелерлек дәрәҗәдә катламнарга бүленүен күрсәтә. Татарстан кадрлар кытлыгын компенсацияләүче тотрыклы мигрантлар агымы күзәтелә торган аз санлы субъектлар исәбенә керә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентация тәкъдим иткәндә «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников хәбәр итте.

Мигрантлар агымы арта барган субъектлар төркеменә Татарстан белән беррәттән Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Калининград, Краснодар крае һәм Төмән кебек төбәкләр керә.

Шул ук вакытта кайбер Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә, шул исәптән Чукотка, Магадан өлкәсе һәм Камчаткада, эшчеләргә җитди кытлык күзәтелә. Моңа бәйле вазгыять халык күпләп китү сәбәпле катлаулана. Бу төбәкләрдә эшче көчләргә кытлык эш урыннарының гомуми саныннан 10 процент тәшкил итә. Төньяк Кавказдагы Дагыстан, Чечня һәм Карачай-Черкессия кебек субъектларла исә кадрлар профициты күзәтелә, ләкин актив миграция сәбәпле халык саны кимү дәвам итә.

Ингушетиядәге вазгыять аеруча кызыклы. Биредә эшче көчләр артыгы белән булуга карамастан, мигрантлар күпләп килүен дәвам итә. Мәгълүматлар илдә эш ресурслары җитди дисбаланста булуын күрсәтә. Бу икътисади һәм демографик сәясәтне җайлаштыруны таләп итә.

Шулай ук, «Саклык банкы» мәгълүматларына караганда, Татарстанның дүрт зур шәһәрендә соңгы елда уңай миграция сальдосы күзәтелә. Халык агымы буенча лидерлык позициясен Алабуга яулады, биредә үсеш +3,3 процент тәшкил иткән. Аннан соң Яшел Үзән (+1,2 процент), Чаллы (+0,9 процент) һәм Казан (+0,7 процент).

Моннан тыш, Татарстан – Идел буе федераль округында соңгы өч елда яшьләрнең миграцион үсеше күзәтелүче бердәнбер субъект. 2021 елдан яшьләр (1996-2002 елгы кешеләр буыны) саны 5,3 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100