news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мелиораторлары өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтте

Акчалар Аксубай интернат-йортындагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның ихтыяҗларына тотылачак

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ Аксубайдагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм күрсәтте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ аппараты җитәкчесе Альберт Зарипов хәбәр итте.
Аксубайдагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчелеге мелиораторларга әлеге учреждение ихтыяҗлары өчен акча бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Татмелиорация»дә әлеге үтенечкә салдылар. Бүгенге көндә акчалар килгән инде.
Сүз уңаеннан, бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаковка Рәхмәт хаты юллаган. Җитәкченең ирешкән уңышларын бәяләгәндә хәйрия эшчәнлеге дә игътибардан читтә калмагандыр, мөгаен. Аны “Татмелиорация”, Ә.Залаков инициативасы белән, ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар, өлкәннәр, ятимнәр һәм башка гражданнарга күрсәтә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100