news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан механизаторлары Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында призлы урын алды

Балтач районының Түбән Сосна авылыннан Гүзәл һәм Фәнил Габдрахмановлар механизатор ярышларның команда беренчелегендә икенче урын алды.

Татарстан механизаторлары Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында призлы урын алды
agro.tatarstan.ru

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Төмәндә 19 - 23 мартта узган  IХ Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарының финал ярышларында Татарстан вәкилләре призлы урын алды. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстаннан бәйгегә Актаныш һәм Балтач авыл хезмәтчәннәре барды. Балтач районының Түбән Сосна авылыннан Гүзәл һәм Фәнил Габдрахмановлар механизатор ярышларның команда беренчелегендә икенче урын алды. Шәхси беренчелектә Гүзәл Габдрахманова беренче урынга чыкты, ә Фәнил Габдрахманов – дүртенче урында.

Ярышта Россиянең 57 субъектыннан вәкилләр катнашты. Төмәндә узган авыл уеннары йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы Россия Федерациясе субъектларының иң күп - 800 мең кешедән артык авыл хезмәтчәннәре булган төркемендә дүртенче урынны алды.

Полиатлонга пневматик винтовкадан ату, чаңгы ярышы, көч куланулы гимнастика (аркылы борыста күтәрелү – ирләр, гәүдәне төшерү-күтәрү (отжимание) – хатын-кызлар) кертелә. Механизаторлар чаңгы ярышлары, трактор йөртү (бирелгән мәйданда вакытка, гараждан чыгу, бормалы йөрү, борылышлар, тракторны арты белән гаражга кертү, йөк күчерү кебек сынаулар) һәм гирь спорты буенча ярышты. 

  • Авыл спорт уеннарында авыл җирлекләрендә даими яшәүче һәм 18 яшьтән яшьрәк булмаган агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнаша ала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100