news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан медицинасы үсеше белән АКШ профессорлары танышты

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин АКШның Канзас университетының медицина профессорлары Эдвард Бюргер һәм Донна Свит белән очрашты

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин АКШның Канзас университетының медицина профессорлары Эдвард Бюргер һәм Донна Свит белән очрашты.
Эдвард Бюргер – сәламәтлек саклау өлкәсен оештыру һәм үстерү сәясәте өлкәсендә дөньяда алдынгы белгеч булып санала. Ул 1981 елда Сәламәтлек саклау өлкәсе сәясәтен анализлау институтына нигез салучы һәм аның директоры була.
Адель Вафин кунакларга республиканың сәламәтлек саклау өлкәсен тәкъдир итте, үсешнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Кунакларны медицина хезмәтен күрсәтү торышы, авыруларны, аеруча йөрәк-кан тамырлары авыруларын, кисәтү мәсьәләләре белән кызыксынды. Алар республикабыз медицинасы үсешен югары бәяләде. Бүген кунаклар Югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү үзәге белән таныша, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot