news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан медицина ярдәме сыйфатын күтәрүгә аеруча игътибар бирәчәк

“Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфат белән идарә итү механизмнарының камил булмавы безгә бу юнәлештә зур сикереш ясарга мөмкинлек бирми”, - дип белдерде бүген коллегия утырышында министр Айрат Фәррахов

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстанда югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү зур үсеш ала. Бу эшне медицина ярдәменең югары сыйфатын тәэмин итүдән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә республика сыйфат мәсьәләсенә зур игътибар бирә. “Хәзерге вакытта сыйфат белән идарә итү механизмнарының камил булмавы безгә бу юнәлештә зур сикереш ясарга мөмкинлек бирми. Халыкның медицина ярдәме сыйфатына бәяләмәсе безне канәгатьләндерми. Без югары нәтиҗәләргә ирешүгә омтылырга тиеш”, - дип белдерде бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме сыйфатының торышы” темасына коллегия утырышында үз чыгышында министр Айрат Фәррахов.

Республикабызда медицина ярдәме сыйфатының торышы белән коллегиядә катнашучыларны министр урынбасары Адель Вафин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итүдә стандартлаштыру, нәтиҗәле технологияләрне куллану, сыйфатны бәяли алу төп роль уйный. Стандартлаштыру системасын үстерү һәм камилләштерү максатыннан Татарстанда өлкәне стандартлаштыру буенча Коодинацион Совет оеша. Анализ күрсәткәнчә, республикабызның 80 дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең 46сында медицина ярдәменең федераль стандартлары кулланыла. 30ында учреждениенең баш табибы тарафыннан расланган стандарлардан файдаланыла.

Медицина учреждениеләрендә пациентлар арасында медицина ярдәме сыйфаты белән канәгать булуларын белү максатыннан сорашу уздырыла. Быелның 9 аенда 6 медицина учреждениесендә 153 кеше арасында сораштыру үткәрелә. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, авыруларның 87 проценты медицина ярдәме сыйфаты белән канәгать кала. Шул ук вакытта 25,5 проценты дарулар белән тәэмин итүдә проблемалар булуын әйтә.

Халыкка сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләсен чишүдә кадрлар зур роль уйный. Татарстанда медицина кадрларын саклау һәм үстерү, аларның белемен күтәрү буенча чаралар күрелә, дип ассызыклады Адель Вафин. Бүгенге көндә республикабызда “2010-2012 елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфат белән идарә итү” өлкә Программасы эшләнә. Әлеге программа алга таба сыйфат дәрәҗәсен тагын да күтәрергә ярдәм итәчәк.

Министр Айрат Фәррахов фикеренчә, бүген коллегия утырышы дәвамында медицина ярдәме сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмнарын табу мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100