news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан медицина ярдәме күрсәтүдә Япония тәҗрибәсенә таянырга тели

Татарстан Президенды җитәкләгән республика вәкилләре «Токусикай» компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Япониягә эш сәфәре кылучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиода «Токусикай» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Токусикай» төркеме елына 365 көн, тәүлегенә 24 сәгать «тоткарсыз медицина ярдәме күрсәтү» принцибы буенча эшли, шулай ук онкология авыруларын дәвалау белән һәм шул өлкәдә тикшеренүләр белән дә шөгыльләнә.

«Токусикай» компаниясе җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Япониядә медицина хезмәтләре күрсәтү буенча эре компания буларак, «Токусикай» компаниясе белән таныш булуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен күп эшләр башкарыла, сәламәтлек саклау тармагын реформалау алып барыла, Япониянең ярдәм күрсәтү системасы принциплары һәм медицина үзәкләре өйрәнелә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республика сәламәтлек саклау системасы белән таныштырды.

Очрашу барышында «Токусикай» (Tokushikai Medical Group) рәисе Такао Сузуки компаниянең эш принциплары турында сөйләде. Мәсәлән, компания алган табышның бер өлешен медицина үсешенә юнәлдерелә.

Рөстәм Миңнеханов үзәкләр булдыруга кредитлар ничек җәлеп ителү белән, шулай ук проектлар гамәлгә ашырыла торган эш формасы белән кызыксынды.

Такао Сузуки хәбәр иткәнчә, Болгариядә медицина үзәген төзүгә «Токусикай» компаниясе гарантияләре исәбенә 100 миллион доллар күләмендә кредит җәлеп ителгән. Кредит Япония банкы тарафыннан елына 2 процент итеп бирелгән. 10 ел эчендә Болгария ягы кредитның яртысыннан артыгын кайтарган.

“Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Япония сәламәтлек саклау тармагы бөтен дөньяда югары дәрәҗәдә бәяләнә. Сезнең проект уникаль, без хезмәттәшлек рәвешләрен табарга телибез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга «Токусикай» компаниясе белән хезмәттәшлек рәвешләрен билгеләргә кушты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100