news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан медицина учреждениеләренә гриппка каршы тагын 250 мең доза вакцина киләчәк

Бүгенге көндә Татарстанның медицина учреждениеләре гриппка каршы 650 мең доза вакцина белән тәэмин ителгән. 270 меңнән артык кешегә, шул исәптән 102 мең балага прививка ясалган инде.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә Татарстанның медицина учреждениеләре гриппка каршы 650 мең доза вакцина белән тәэмин ителгән. Риск төркеменә карый торган 270 меңнән артык кешегә, шул исәптән 102 мең балага прививка ясалган инде. План буенча, быел 800 мең кешене вакцинацияләү күздә тотыла. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган матбугат конференциясендә министрлыкның штаттан тыш баш эпидемиологы Роза Долгова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, якын арада республикага тагын 250 мең доза вакцина киләчәк. Хәзерге көндә Россиядә гриппка каршы 12 вакцина кулланыла. “Гриппол”, “Гриппол плюс”, “Моно Гриппол Нео” исемле вакциналар иң нәтиҗәлеләрдән санала. 2010-2011 елгы эпидемия сезонында вакциналар составына A/California/07/2009(H1N1), A/Perth/16/2009 (H3N2) һәм B/Brisbane/60/2008 грипп вируслары штаммнары кертелә.
Роза Долгова хәбәр иткәнчә, ОРВИ авыруы сентябрь аенда тарала башлый. Атна саен республикада 10 меңнән алып 15 меңгә кадәр кеше чирләп китә. Соңгы өч атнада ОРВИ белән авыруның 35 мең очрагы теркәлгән. Әлегә грипп авыруы очраклары күзәтелмәгән. ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 31 процентка түбәнрәк булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100