news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан медицина учреждениеләре федераль үзәктән өч ай өчен өстәмә түләүләр алган

50 млн сум күләмендә түләүләр якын арада оешмаларга җиткереләчәк.

Татарстан медицина учреждениеләре федераль үзәктән өч ай өчен өстәмә түләүләр алган

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табибларга бирү өчен Татарстан федераль үзәктән тулы күләмдә өстәмә түләү ала. Бу хакта брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде.

«Бездә федераль үзәктән керемнәр 415 һәм 484 нче карарлар буенча бара. Бүгенге көндә февраль, март һәм апрель өчен барлык өстәмә түләүләр дәвалау учреждениеләренә җиткерелгән», — диде ул.

Марат Садыйков Татарстанда 415нче карар буенча билгеләнгән 50 миллион сум якын арада май ае өчен исәпләгәндә оешмаларга җиткереләчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot