news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан медицина тармагына кадрлар җәлеп итү буенча иң яхшы төбәк санала

Республикада табиблар сафы быел 170 кешегә арткан.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан медицина тармагына кадрлар җәлеп итү буенча иң яхшы төбәк санала. Бу хакта журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Иң катлаулысы — кадрлар белән тәэминат», — диде министр. Аның сүзләренчә, республикада табиблар сафы быел 170 кешегә арткан. Марат Садыйков, РФ сәламәтлек саклау министры бәяләмәсе буенча, моның Россиядә иң яхшы нәтиҗә булуын әйтте.

«Ел дәвамында төрле массакүләм мәгълүмат чараларында табиблар белән тәэмин ителеш буенча программа үтәлми дигән сүз булды», — ди министр. Ул бу сүзләр дөреслеккә туры килмәвен белдерде.

«Республикада төрле милек формасындагы дәвалау учреждениеләре эшли. Республика аларның барысы буенча да хисап тота. Барысын да исәпкә алып, кадрлар беән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак», — диде.

Марат Садыйков илкүләм проект буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәвалау оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү бурычы торганын искәртте.

Министр республиканың чит төбәкләрдән дә табиблар җәлеп итү юнәлешендә эшләгәнен билгеләп узды. Медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүгә дә игътибар бирелә, ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100