Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде
Профилактик үзәк, “Болгар” радиосы белән берлектә уздырылган, “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның медицина профилактикасы үзәге 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйгесендә җиңгән яшь әниләрне бүләкләде. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе Наилә Абдрахманова хәбәр итте.
- Балаларны халыкара яклау көнендә, әлеге бәйге “Болгар” радиосында турыдан-туры эфирда узды.

“Традиция буенча, анда балаларына күкрәк сөте ашатучы яшь әниләр катнашты. Беренчеләредән булып дөрес җавап бирүче булып, Кайбыч районыннан Гөлназ Галиәскарова һәм Казаннан Розалия Гыйсмәтуллина табылды”, - диде матбугат сәркатибе.
Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә Республика медицина профилактикасы үзәгенең актлар залында җиңүчеләрне котлау тантанасы узган. Аларны үзәкнең баш табибы Римма Садыйкова котлаган.

- Әлеге бәйгенең максааты: яшь әниләргә күкрәк сөтенең яшь блала организмына файдасы турында тулырак мәгълүмат бирү, баланы сәламәт үстерү юлларын күрсәтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз